Быелгы сабантуй батырлары: кемнәр алар һәм нинди бүләкләр отканнар?
Азнакай районы абсолют батыры — Руслан Сәлимов. Автомобильне исә үз авырлык категорияләрендә җиңү яулаучылар арасында уйнаталар. Аңа 75 килограмм авырлыкта җиңгән Булат Гарипов ия була.
Аксубай районы абсолют батыры — Илсур Сафин, яшүсмерләр арасында — Ильяс Хәбибрахманов. Алар милли бәйрәмнең төп бүләгенә — тәкәгә ия булалар.
Актаныш районы абсолют батыры — Фәрис Хуҗин, яшьләр арасында — Илназ Шәмсиев.
Алабуга батыры — Илнар Галимов. Абсолют батырга 100 мең күләмендә акча һәм тәкә бүләк итәләр. Яшьләр арасында батыр булып Алексей Щербаков таныла. Яшь батыр 75 мең сумлык акчалата сертификат һәм тәкәгә ия була.
Алексеевск районы абсолют батыры — Андрон Абдуллин, яшьләр арасында — Данил Зубрилов.
Апас районы абсолют батыры — Рафаэль Хәсәнов. Батыр суыткыч һәм тәкә белән кайтып китә. «Рафаэль бүгенге көндә хәрби хезмәттә, ә Сабантуйга ул махсус сорап кына кайткан иде», — дип яза «Апас-информ». Яшьләр арасында батыр булып Азамат Мөхәммәтшин таныла.
Арча районы абсолют батыры — Фаяз Зарипов.
Әгерҗе районы абсолют батыры — Денис Әминов. 19 яшьлек батыр суыткыч һәм традицион тәкә белән бүләкләнә.
Әлки районы абсолют батыры — Илназ Хәбибуллин.
Әлмәт районы абсолют батыры — Рамил Синәкәев.
Әтнә районы абсолют батыры — Руслан Абдуллин
Балтач районы абсолют батыры — Руслан Рәфыйков.
Балык Бистәсе районы абсолют батыры — Айзат Зарипов.
Баулы районы абсолют батыры — Илмир Сабиров. 32 яшьлек Илмир дүртенче ел рәттән район батыры булып таныла, аның беренче җиңүе 2021 елда була. Яшьләр арасында абсолют батыр — Кәрим Гыйниятуллин.
Биектау районы абсолют батыры — Раил Нургалиев. Баш батыр традицион тәкәдән тыш телевизор һәм суыткычка ия була.
Бөгелмә районы абсолют батыры — Әскәр Сафин.
Буа районы абсолют батыры — Марат Миначев. Марат икенче ел рәттән район Сабан туеның баш батыры булып таныла. Яшьләр арасында абсолют батыр исеменә Ислам Сәетбулатов лаек була.
Зәй районы абсолют батыры — Руслан Хәмидуллин. Баш батыр 128 килограммлы тәкә һәм акчалата сертификатка ия була. Яшьләр арасында аболсют батыр – Руслан Москов.
Кайбыч районы абсолют батыры — Владимир Токсаров. Абсолют батыр калган өчен тәкә һәм «Позис» суыткычы белән бүләкләнә ул. Яшьләр арасында абсолют батыр — Николай Карлов.
Кама Тамагы районы абсолют батыры — Лениз Абдуллин.
Кукмара районы абсолют батыры — Ринат Дәүләтшин. Батырга тәкәдән тыш ат та бүләк итәләр.
Лаеш районы абсолют батыры — Руслан Газизуллин. Баш батырга тәкә белән бергә өр-яңа «Лада гранта» машинасы бүләк итәләр. Мәйданнан ул машинага утырып кайтып китә. «Унынчы тапкыр батыр калам, ә машинаны әле беренче тапкыр гына оттым», — дип сөйләгән Руслан «Кама ягы» газетасына.
Мамадыш районы абсолют батыры — Максим Степанов, яшьләр арасында — Айнур Нургалиев.
Менделеевск районы абсолют батыры — Роман Волков. Җиңүче тәкәгә һәм 65 мең күләмендә акчалата призга лаек була.
Минзәлә районы абсолют батыры — Рөстәм Бәдретдинов, яшьләр арасында — Максим Раенко.
Норлат районы абсолют батыры — Марсель Гозәеров. Батырга тәкә белән бергә мини-трактор бүләк итәләр.
Питрәч районы абсолют батыры — Андрей Чиндин.
Саба районы абсолют батыры — Радик Сафин, яшьләр арасында — Рифат Ахунҗанов.
Сарман районы абсолют батыры — Алмаз Миңнехуҗин.
Спас районы абсолют батыры — Ришат Сәгыйров. Батырга Дима кушаматлы дөя һәм тәкә бүләк итәләр. Финалда Ришатка көндәш булып энесе Раил чыга.
Тәтеш районы абсолют батыры — Илназ Шәмсетдинов, яшьләр арасында — Ислам Сәетморатов.
Теләче районы батыры — Раил Мараков.
Тукай районы абсолют батыры — Эльдар Хәмитов, яшьләр арасында — Илгиз Дәүләтгәрәев.
Түбән Кама абсолют батыры — Наил Зәйнуллин. Баш батырга тәкә һәм 100 мең күләмендә акчалата приз тапшырганнар.
Чирмешән районы абсолют батыры — Марат Кәримов.
Чистай районы абсолют батыры — Булат Мусин. Жирәбә рәвешендә уйнатылган машинага исә 65 кг үлчәү авырлыгында җиңү яулаган Илнар Закиров ия була.
Чүпрәле районы абсолют батыры — Рамил Айзатуллов.
Югары Ослан районы абсолют батыры — Руслан Хадиев.
Ютазы районы абсолют батыры — Хәмит Миңнуллин.
Яңа Чишмә районы абсолют батыры — Самат Әхмәтҗанов, яшьләр арасында — Ранис Нургатин.
Яшел Үзән районы абсолют батыры — Фирдүс Зәйнуллин. Фирдүс быел тугызынчы тапкыр Яшел Үзән батыры булып калган. Аңа тәкә белән бергә машина да тапшырганнар.
Кайбыч районының алдынгы комбайнчылары акчалата сертификат алды
(Кайбыч, 17 ноябрь, “Татар-информ”, “Кайбыч таңнары”, Мингазиз Сөнгатуллин). Кайбычның Алты игенчесе ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы тарафыннан игълан ителгән “Татарстан Республикасы агропромышленность комплексының иң яхшы комбайнчысы” бәйгесе җиңүчесе булды. Бу турыда җирле басма хәбәр итә.
“Дубрава” җәмгыятенең өченче филиалыннан Илдар Шәрәфиев, Альберт Лазарев, икенче филиалдан Вячеслав Туртыгин 50 мең сумлык сертификатка лаек булды. Ә икенче филиалдан Валерий Савельев, өченчедән Харис Хәбибуллин, беренчедән Айрат Сафиуллин 30 меңлек сертификат белән бүләкләнде.
Әлеге сертификатларны район башлыгы Альберт Рәхмәтуллин тапшырды.
Районда танылган комбайнчылар Лазаревлар династиясен белмәгән кеше юктыр. Бүләкләнүчеләр арасында әлеге династияне дәвам итүче Альберт та бар. Хәзерге вакытта Артур 11 класста укый, бәлки киләчәктә ул да бабасы, әтисе һөнәрен дәвам итәр.
Чаллының татар дәүләт драма тетры акчалата сертификат отты
Аяз Гыйләҗев исемендәге татар драма театры 600 меңлек сертификат ияләре булды. Әлеге акча Айгөл Әхмәтгалиеваның “Капкалар” пьесасы буенча спектакль куюга тотылачак.
